Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Декреттагы аналарны укыту өчен киләсе ике елда 2 млрд сум чамасы акча тотылачак

«Демография» илкүләм проекты кысаларындагы программада 230 меңгә якын хатын-кыз катнаша алачак.

Россиядә өч яшькә кадәрге балалар белән декрет ялында булган 230 меңгә якын хатын-кыз яңадан уку мөмкинлеге алачак. Программага бюджеттан 11 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шуның 2 млрд чамасы киләсе ике елда бирелә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Программа Россия Президентының май указларыннан «Демография» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.  Ведомствода хәбәр ителгәнчә, программаны финанслау 2024 елга кадәр каралган. Мәсәлән, 2020-2021 елларда финанслау — 1,9 млрд сум, ә киләсе өч елда 2,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

«Федераль бюджет акчалары хисабына программаны тулаем гамәлгә ашыру чорында финанс белән тәэмин итү күләме 11,1 млрд сум тәшкил итә», — дип сөйләгәннәр министрлыкта.

Программаны яңадан укыту белән 2020 елдан ук башлау планлаштырыла. Мондый чаралар бала тәрбияләү һәм эшне бергә алып бару мөмкинлеге булган мохит булдыру өчен кирәк, дип саныйлар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.

«Мондый чараларны гамәлгә ашыру балалары булган хатын-кызларның хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген һәм аларның профессиональ мобильлеген арттырырга ярдәм итәчәк. Хезмәт белән мәшгульлекне гаилә вазифалары белән бергә алып бару мөмкинлеген тәэмин итәчәк», - дип өстәп әйткәннәр ведомствода.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев