Депутатлар мәктәптә газлы суларны һәм чипсы сатуны тыярга тәкъдим итте
ЯҢАЛЫКЛАР

Депутатлар мәктәптә газлы суларны һәм чипсы сатуны тыярга тәкъдим итте

Бу продуктларны җиләк-җимеш, мармелад, зефир, сөт продуктларына алмаштырырга кирәк, ди алар.

Россия Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитетында мәктәптә баллы газировка, шоколад батоннары, чипсы сатуны закон белән тыярга тәкъдим иттеләр. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.
Депутатлар бу продуктларны җиләк-җимеш һәм мармелад, зефир, сөт продуктларына алмаштырырга кирәк дип исәпли.
"Әти-әниләргә сәламәт туклану турында системалы белем бирергә кирәк. Мәктәпләрдә баллы газировка, чипсы, сухари, шоколад батоннары һәм балалар сәламәтлеге өчен зыянлы булган башка продуктларны сатуны закон белән тыярга кирәк", - дип әйткән Думадагы сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Леонид Огуль.
Депутат шундый закон проекты эшләп тапшырачак. 
 
Фото: https://pixabay.com
 https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев