Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск депутатыннан яңа ел бүләге(фотолар)

Яңа ул уңаеннан икенче округ депутаты Рөстәм Хөснетдинов үзенең микрорайонда яшәүчеләргә бүләкләр әзерләде. Урамда яңгыр явып торса да, яңа ел рухын кертеп, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, "Охтин-Ойл" вәкиле Гүзәл Гаделшина, беренче ТОС рәисе Ринат Миңнегалләмов һәм аның урынбасары Анжелика Лихачева Писмәндә яшәүчеләр белән аралашып кайтты. Подгорье урамында торучы Диана...

Яңа ул уңаеннан икенче округ депутаты Рөстәм Хөснетдинов үзенең микрорайонда яшәүчеләргә бүләкләр әзерләде.
Урамда яңгыр явып торса да, яңа ел рухын кертеп, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, "Охтин-Ойл" вәкиле Гүзәл Гаделшина, беренче ТОС рәисе Ринат Миңнегалләмов һәм аның урынбасары Анжелика Лихачева Писмәндә яшәүчеләр белән аралашып кайтты.
Подгорье урамында торучы Диана Кецбая килгән кунакларга, анардан бигрәк тәмле күчтәнәчкә сөенде. Тагын бер куанычы бар - аягына операция ясаткан икән. Башка балалар шикелле тиздән йөгереп, биеп йөрермен дип хыяллана ул.
Тыл ветераны Анна Шингаркинаның да күңеле булды. Тулы бер пакет күчтәнәч алып килүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Авыр тормышта яшәүче, күп балалы Галоян: Армина, Нелли, Роман, Роберт, Рафаэль татлы бүләкләргә бик шатландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк депутат

2
X