Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасында ана капиталы программасын киңәйтү турында закон проекты кабул ителде

Россия Дәүләт Думасы ана капиталы программасын киңәйтү турындагы закон проектын кабул итте. Документ «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан әзерләнеп, парламентның түбән палатасына тапшырылган. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

 

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, әлеге яңа закон ярдәмендә ана капиталы беренче балага биреләчәк. Бу исә туучылар саны аз булуга бәйле проблеманы хәл итәргә булышыр дип көтелә. «Әлеге чаралар һәм тәкъдимнәр туучылар санына уңай йогынты ясар дип өметләнәм», - диде Ларионова.

2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы беренче баласы туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә түләнәчәк, алар 466,6 мең сум акча алачак. Гаиләдә икенче, өченче... бала туган яки уллыкка бала алган очракта компенсациянең күләме 616,6 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталы алу турындагы гаризаны карау процедурасы биш көнгә кадәр кыскара, ана капиталын бирү процедурасы да гадиләштерелә. 2020 елда ана капиталы түләү өчен «Демография» илкүләм проекты кысаларында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып 122 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев