Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт хезмәтләре порталында ясалма интеллектка ия тавышлы ярдәмче барлыкка киләчәк

2021 ел ахырына кадәр яңа порталда йөзгә якын хезмәт эшли башлаячак.

Тиздән дәүләт хезмәтләре порталында ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшли торган тавышлы ярдәмче барлыкка киләчәк.

Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән хәбәр итә.

«Без иң популяр хезмәтләр күрсәтүнең формасын үзгәртергә керештек. Боларның барысы да акрынлап гамәлгә ашырылачак. Аерым алганда, аларны тәкъдим итү форматы үзгәрәчәк – кулланучылар гаризаларны сорауларга җаваплар рәвешендә тутырачак», - дип искәртте ул.

Россия вице-премьеры сүзләренчә, яңартылган портал киберянаулардан саклау буенча барлык таләпләргә дә җавап бирәчәк. Шулай ук эшкәртү өчен мөрәҗәгатьләр санын арттыру да күздә тотыла.

Инде киләсе ай ахырында ук яңа порталда 20 хезмәт эшли башлаячак, ә 2021 ел ахырына кадәр аларның саны йөзгә җитәчәк.

Шулай ук төрле тематикалар буенча дәүләт хезмәтләренә исәпләнгән мобиль кушымталар да барлыкка киләчәк. Хәзер алар сынау һәм эшләтеп җибәрүгә әзерлек стадиясендә. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев