Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең районнан да бар
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең районнан да бар

Күптән түгел XI дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлары билгеле булды.

Җиңүчеләрне 20 ноябрь көнне Казанда "Пирамида" үзәгендә тәбрикләделәр.

10 номинациядә үткәрелгән бәйгедә 98 интернет-проект катнашкан. Алар арасыннан 51 проект финалга узган.

Урмышлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Хәбибуллинаның  "Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект" номинациясендә шәхси сайты икенче урынга лаек булды. Рузалия Наил кызын котлыйбыз!


Нет комментариев