Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәрескә исерек хәлдә кергән укытучыны эштән азат иткәннәр

Азнакайда технология укытучысы, дәрескә исерек хәлдә кереп, мәгариф турындагы законны бозган. Канун таләпләрен тупас бозган, шулай ук үзен лаеклы тотмаган өчен ул эшеннән азат ителгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

 

 

«Укытучының хокукый, әхлакый һәм этик нормаларны үтәве, профессиональ этика таләпләренә таянып эш итүе шарт. Һәр педагог укучылар өчен үрнәк булырга һәм балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга тиеш», — дип искәртте Мөхәммәтова.

«Безгә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге вакыйганың шаһиты булган мәктәп укучылары белән аларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелгән», — дип өстәде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә бер видео чыккан иде. Аннан күренгәнчә, Азнакай шәһәрендәге 7нче мәктәпнең технология укытучысы дәрескә исерек хәлдә кергән. Видеоны укучылар үзләре төшергән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев