Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” Республика конкурсында лениногорскилылар да катнашты

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Мартка багышланган тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Конкурста Бөек Ватан сугышында булган ханымнар, тыл хезмәтчәннәре катнашкан. "Өченче буын героинясы" номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Генераллар советы вәкилләре тәбрикләде. Сәхнәгә сугыш...

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалды. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Мартка багышланган тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


Конкурста Бөек Ватан сугышында булган ханымнар, тыл хезмәтчәннәре катнашкан. "Өченче буын героинясы" номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Генераллар советы вәкилләре тәбрикләде. Сәхнәгә сугыш еллары ачысын татыган өлкән апалар, алар арасында сугыш елларында блокада михнәтен кичергән, бик күп авырлыклар аша узган безнең шәһәрдә яшәүче Вера Вуколова да булган.
"Кадерле, сөекле хатын-кызлар! Бүген сезнең адреска күптөрле эпитетлар әйтәсе килә", - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков тантанада катнашучыларга һәм бүгенге залга җыелган ханымнарның һәркайсы үз тормышы, хезмәте, иҗади казанышлары белән үз өлкәсендә хөрмәтләүгә лаек булуын дәлилләгәнен билгеләп узды. Моның өчен Хөкүмәт башлыгы шәхсән үзе һәм Татарстан Президенты исеменнән рәхмәтен җиткерде һәм гүзәл затларга җылы теләкләрне юллады.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Мартка багышланган бәйрәм чарасы концерт номерлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Раяз Фасыйхов, "Казан егетләре" төркеме, Игнат Изотов, Тимур Мусин һәм башкалар иң матур җырларын бүләк итте, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Пестрая компания", "Дорога из города" һәм башка иҗат коллективлары дәртле биюләр белән сөендерде.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вера Вуколова