Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Элек моның өчен штраф түләми идек...

Русия Эчке эшләр министрлыгы шоферларга юл тизлеген 10-20 километрга арттырганнары өчен штраф кертү мәсьәләсен караячак. Бу хакта ТАСС язып чыккан.

 

Министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Русиянең Эчке эшләр министрлыгына транспорт чарасы сәгатенә 10 км тизлектән аз булмаган һәм сәгатенә  20 км тизлектән ашмаган күләмне арттырганда административ җаваплылык чаралары кертү проблемасын карарга йөкләтелгән.

Моңа кадәр РФ премьер-министры Дмитрий Медведев 2 декабрьгә кадәр водительләр өчен билгеләнгән тизлекне  10-20 км.га  арттырганда штрафлар кертүне  өйрәнергә йөкләмә биргән иде. Йөкләмә Эчке эшләр министрлыгына Екатеринбургта  16 октябрьдә узган “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проектын гамәлгә ашыру киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча бирелгән иде.

Моңа кадәр ЮХХДИ тизлек режимын 20-40% арттырган өчен штраф күләмен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр күтәрергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен  бозучылар өчен штрафны 50% ташлама белән түләү мөмкинлеген бетерергә тәкъдим иткән иде, дип яза Өмет.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: futurerussia.gov.ru
Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/elek-mony-chen-shtraf-tlmi-idek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев