Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшләүче пенсионерлар өчен Яңа ел каникулларының вакытын озайтырга тәкъдим иттеләр

Алар үз вазифаларын үтәвен һәм даими рәвештә җәмәгать транспортыннан файдалануын дәвам итә, диде Евгений Федоров.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров эшләүче пенсионерлар өчен алда торган Яңа ел каникулларын дүрт көнгә озайту тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы парламентарийның РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган хатына сылтама белән хәбәр итә.

Үз хатында депутат дөньяда коронавирус пандемиясенең дәвам итүенә, аның нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч булуына игътибар юнәлткән.

Шул ук вакытта, эшләүче пенсионерлар үз вазифаларын үтәвен һәм даими рәвештә җәмәгать транспортыннан файдалануын дәвам итә, диде Федоров үз мөрәҗәгатендә.

Шуңа бәйле рәвештә, парламентарий хезмәт һәм социаль яклау министрының «хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерлар өчен, аларга өстәмә дүрт көн ял биреп, алда торган Яңа ел каникулларын 2021 елның 27 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр озайту мөмкинлеге турындагы мәсьәләне каравын» сорады.

https://tatar-inform.tatar/news/society/26-08-2021/eshl-che-pensionerlar-chen-ya-a-el-kanikullaryny-vakytyn-ozaytyrga-t-k-dim-ittel-r-5835147

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев