Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Европаның ел агачы»н сайлау өчен һәркем тавыш бирә ала

Татарстан конкурста актив катнашып, махсус дипломга лаек булды.

Дүшәмбе көнне, 1 февральдә, ел саен уздырыла торган «Европаның ел агачы» конкурсы кысаларында тавыш бирү башланачак. Әлеге конкурста Россиядән Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы катнаша. Ул бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан иде.

«Россиянең 2020 ел агачы» бөтенроссия конкурсын Федерация Советы комитетлары гамәлгә куйган «Агачлар — тере табигать һәйкәлләре» программасы кысаларында 1 майдан 1 октябрьгәчә дәвам итте. Тавыш бирү «Россиянең ел агачы» сайтында була, диелгән Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан әлеге конкурста актив катнашты һәм махсус дипломга лаек булды. Ачык тавыш бирү юлы белән Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы җиңүче дип табылды, диелә бу хәбәрдә.

«Россиянең ел агачы» илкүләм конкурсы халыкара «Европаның ел агачы» конкурсының этабы булып тора һәм 2011 елдан бирле даими уздырыла.

Тавыш бирү 1 — 28 февральдә «Россиянең ел агачы» программасы сайтында уздырыла . Конкурс һәм тавыш бирү турында мәгълүматны http://www.rosdrevo.ru сайтында күреп була. 

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев