Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федераль төзелеш министры быел 1 июльдән нәрсәләр үзгәрәчәгенә ачыклык кертте

Владимир Якушев якын киләчәктә ипотека проценты түбәнәюен фаразлады. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180740/

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев Иннополиста журналистларга 2019 елның 1 июленнән керәчәк үзгәрешләрне шәрехләп үтте. Биредә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышы узды.

Ул төп сорау торак төзелешен финанслауның яңа системасына күчеш булуын әйтте. “Гражданнарның торак алу системасы аңлаешлы, үтә күренмәле булырга тиеш. Өлешләп төзелештә алдауга китерә алырлык схема булырга тиеш түгел. Моны техник яктан эшләргә тиеш булачакбыз. Торак сату цивилизацияле кагыйдәләр буенча алып барылырга, торак алучылар акча югалтырга тиеш түгел”, - диде.

“Торак бүтән сыйфатлы булырга тиеш. Кагыйдәләр яңартылып, торак яңа норматив-техник документлар буенча төзеләчәк. Иске схема буенча проектларга килгәндә, 1 июльдә яңа система кергәч, иске кагыйдәләр буенча торак төзегәннәр проектлы финанслауга күчәргә тиеш булачак”, - дип аңлатты Якушев. Федераль министр күчеш чоры җиңел булмаячагы турында кисәтте.

“Башта 15 апрельгә кадәр дип билгеләнгән иде, хәзер карар аннан да иртәрәк әзерләнергә тиеш. Анда аерым бер проектлар буенча иске кагыйдәләр белән төзеп бетерү критерийларын билгеләргә кирәк. Калганнары проектлы финанслауга карала», - диде. Владимир Якушев илкүләм проект кысаларында 700 ләп норматив-техник документ әзерләнәчәген әйтте.

“Бу саллы эш, чөнки һәр яңа документны язып кына калу түгел, сынарга да кирәк. Уңай нәтиҗәләр алгач кына, нормалар мәҗбүригә әйләнә. Алты ел эчендә, 2024 елга кадәр, министрлыкка зур эш көтелә. Фән дә башка дәрәҗәдә булырга тиеш. Тармак институтларын да җәлеп итәргә кирәк”, - диде. Министр торакка сорау артуда ипотека роленә туктады.

«Узган ел азагында ипотека процентлары үсә башлады. 2019 ел башында бу күпләрне сагайтты. Үзәк банк моның кыска вакытлы булуын әйтте. Киләчәктә ипотека проценты бүгенгедән түбәнрәк булырга тиеш», - дип фаразлады. Ул базарда халык теләгенә карап, йортларның аз катлысы да, күп катлысы да булырга тиешлеген, ләкин барысы да уңайлы мохиткә җавап бирергә тиешлеген әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180740/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X