Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фельдшерлар ТР Президентыннан медицина модуле булган 90 машина ачкычы алды

Яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 90 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантаналы чара Казанда узды, машиналарны Татарстанның 42 Үзәк район хастаханәсе алачак.

«Бүген барыннан да элек сезгә һәм сезнең коллективларга коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кырында башкарган эшегез өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Әлеге уңайдан вазгыять әле дә бик киеренке булып кала, әмма безнең барлык сәламәтлек саклау хезмәтләренең җайга салынган, төгәл эше аны нормаль хәлдә сакларга мөмкинлек бирә. Бу — урыннарда эшләүче кешеләрнең гаять зур хезмәте», — диде Миңнеханов.

Ул бүген 42 Үзәк район хастаханәсенең машиналар алачагын искәртте. ТР Президенты яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде.

Президент ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка Lada Largus моделендәге 90 машинага (аларның барысы да медицина носилкалары белән җиһазландырылган) сертификат тапшырды.

Татарстан сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021-2025 елларда авыл җирендәге, шәһәр тибындагы бистәләр һәм халкы 50 меңнән артмаган кечкенә шәһәрләрдәге медицина оешмалары санитар автотранспорт белән җиһазландырылачак.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев