Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әфганстанда һәлак булганнарның әти-әнисе матди ярдәм алды

Бүген Лениногорскиның Хәрби дан музеенда Әфганстанда һәлак булганнарның әти-әниләренә матди ярдәм тапшырылды. Солдатларны искә алырга, әти-әниләренә рәхмәт белдерергә дип, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "Әфганстан ветераннары" союзы рәисе Рамил Даутов һәм башкалар килде. Әлеге сугышта 230 лениногорскилы катнашкан, унысы һәлак булган. Ул көнне кире әйләнеп...

Бүген Лениногорскиның Хәрби дан музеенда Әфганстанда һәлак булганнарның әти-әниләренә матди ярдәм тапшырылды.
Солдатларны искә алырга, әти-әниләренә рәхмәт белдерергә дип, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "Әфганстан ветераннары" союзы рәисе Рамил Даутов һәм башкалар килде.
Әлеге сугышта 230 лениногорскилы катнашкан, унысы һәлак булган. Ул көнне кире әйләнеп кайта алмаган дүрт егетнең әти-әнисе шәһәр мэры кулыннан матди ярдәм алды. Әлеге төр ярдәм Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.
Рәгать Хөсәенов шундый балалар тәрбияләгән әти-әнигә рәхмәтен белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Лениногорск районы администрациясе матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: афганец