Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Финанс грамоталыгы атналыгы кысаларында Лениногорскида финас белеме буенча олимпиада узды(ФОТОЛАР)

Бүген КАИ-КНИТУ Лениногорск филиалына шәһәребезнең төрле һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 70 кә якын студент җыелды.

Финанс министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге чарада 28 студент финанс олимпиадасында үз көчен сынады. Ә калганнары  брейнг-рингта катнашып, бүләкләр оттылар.
 Олимпиада катнашучыларга Сертификалар,  1, 2, 3 урын алучыларга дипломнар, ә аларның остазларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Нәтиҗәдә, финанс олимпиадасында беренче  урынны политехник колледж студенты Мария Пироженкова, икенче урыннарны  музыка-рәсем педагогика колледжыннан Анастасия Абрамова  һәм политехник колледжы студенты Ирина Орлова, өченче урынны нефть техникумы студенты Айгөл Хәсәншина алдылар. 

 

Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X