Заман сулышы

"Гади торт" рецепты

Әлеге торт 4 корждан тора: йөземле, какаолы, мәкле, чикләвекле. Бер корж өчен: 1 йомырка, 1 чәй кашыгы крахмал, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы яки камыр көпшәкләгәч (разрыхлитель), 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан каймак, 0,5 стакан он кирәк. Барысын бергә кушып болгатырга һәм һәр корж өчен кирәкле ингридиентны кушарга. Крем...

Әлеге торт 4 корждан тора: йөземле, какаолы, мәкле, чикләвекле.
Бер корж өчен: 1 йомырка, 1 чәй кашыгы крахмал, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы яки камыр көпшәкләгәч (разрыхлитель), 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан каймак, 0,5 стакан он кирәк.
Барысын бергә кушып болгатырга һәм һәр корж өчен кирәкле ингридиентны кушарга.
Крем ясау өчен: 600 гр каймакны 3 аш кашыгы шикәр комы, бер пакет ванилин белән күпертергә. Теләсәгез, өстенә шоколад глазуре (эрегән шоколад һәм атланмай) коярга, вакланган чикләвек белән бизәргә була.
"Пәрәмәч"
Камыр өчен: 100 гр атланмай, 2 стакан он, 1 стакан кефир, 2 йомырка, пычак очына элеп сода, бер чеметем тоз алына.
Эчлек өчен: ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч кирәк.
Йомшарган атланмайны 2 стакан он белән уарга һәм аңа тоз, сода кушарга. Шуңа кефир һәм йомырка кушып, он өстәп камыр басарга. Камыр пилмән камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Эчлек өчен ит, бәрәңге һәм суганны шакмаклап турарга, тоз, борыч сибәргә. Кечкенә шарчык формасында камыр алырга һәм шуны җәеп, эчлекне салырга. Камырның кырыйларыннан уртага таба җыярга, уртада тишек калырга тиеш. Пәрәмәчләрне пекарня кәгазе җәелгән табага тезәргә һәм 200 градуслы мичкә куярга. 20 минуттан соң һәр пәрәмәчнең тишегенә атланмай салырга була. Пешеп чыгарга 5 минут кала пәрәмәчне йомырка белән майлыйлар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: торт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: