Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехниканы дөрес куллану өчен киңәш бирде

Быел Татарстанда пиротехника куллану өчен махсус 1 144 мәйданчык билгеләнгән.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника чараларын сак һәм дөрес кулланырга чакыра. Бу турыда  Татарстанның Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте. 

«Пиротехника чараларын бары тик махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк. Кулланыр алдыннан фейерверк һәм салютларның инструкциясен һәм саклау таләпләрен укып чыгу зарур. Пиротехниканы җылыткыч һәм электр җиһазларыннан читтә сакларга, балалардан яшереп куярга кирәк», — диде ул.

Быел Татарстанның һәр муниципаль районында пиротехника чараларын кулланыр өчен махсус 1 144 мәйданчык билгеләнгән. Узган елны шундый 808 мәйданчык булган.

«Пиротехниканы тигез өслектә урнаштырырга кирәк. Мондый чараларны сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метр, ә кешеләр күпләп йөри торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Закон бозу очраклары күзәтелгәндә административ җаваплылык каралган», — диде Максим Трущин

Моннан тыш, фейерверк һәм салютларны кулланыр алдыннан өстә электр чыбыклары һәм агачлар булмавын тикшерергә кирәк. «Әгәр дә пиротехника кабынмаса, аның янына 10 минут эчендә килергә, иелеп карарга ярамый. Болай иткәндә җәрәхәтләнү куркынычы бар», — дип сөйләде белгеч. 

https://tatar-inform. 

Фото https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев