Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә архивы бәйгесендә 50 мең сумга кадәр акча отарга мөмкин

4 ноябрьдә Татарстанда «Гаилә архивын тапшыр» дигән бәйге старт ала. Конкурсны ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра.

 

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен жюрига гаилә архивында сакланучы фотолар коллекциясен һәм видеодокументларны тапшырырга кирәк.

Конкурс ике этапта үткәрелә. Муниципаль этап 2019 елның 4 ноябреннән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк (муниципаль архивлар гаризалар кабул итүне 27 декабрьдә төгәлли). Республика этабы 2020 елның 1-31 май көннәрендә үткәрелә.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә. 1нче урынга лаек булучыларга – 50 мең, икенчегә – 30 мең, 3нче урынны алучыларга 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

Бәйгедә җиңү яулаган гаилә архивлары документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә саклауга тапшырылачак. Тәкъдим ителгән документларга авторлык хокуклары бәйгедә җиңүчеләрнең үзләрендә кала.

Конкурсның нигезләмәсе ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195722/

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев