Газга бәя арта
Бөтен Россия буенча 1 июльдән газ бәясе артачак.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 13 май боерыгы буенча газ өчен түләүнең бәясе халык өчен дә, сәнәгать өлкәсе өчен дә арта.
Приказ нигезендә газның бәясе 1,4 % ка артыр дип көтелә. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында хәбәр итүләренчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда газ бәясе бер кубометрга 5,6 сум тәшкил итә. Моңа кадәр ягулыкка бәяләр 1,6% ка арткан иде.
https://pixabay.com
чыганак:http://almet-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев