Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гражданнар кодексыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме төшенчәсен алырга мөмкиннәр

РФ Юстиция министрлыгы Гражданнар кодексыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме дигән төшенчәне алырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерли. Бу хакта «Известия» газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

 

Аны түләүләрдәге конкрет саннар белән алыштырырга мөмкиннәр. Хезмәткә түләүнең минималь күләме телгә алынган документларга (әйтик, Һава кодексында, Тимер юл транспорты уставында һәм кайбер федераль законнарда) төзәтмәләр кертергә ниятлиләр. Министрлыкта әлеге үзгәрешләрне соңгы вакытта хезмәткә түләүнең минималь күләме төшенчәсенә киңрәк мәгънә бирелүе белән аңлаталар.

«Хезмәткә түләүнең минималь күләме закон чыгаруның төрле тармакларында, шул исәптән гражданлык-хокукый йөкләмәләр буенча суммаларның күләмен билгеләү өчен дә кулланылды», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татьяна Голикова 2019 елның маенда биргән күрсәтмә нигезендә, хезмәткә түләүнең минималь күләме «Хезмәткә минималь түләү» турындагы закон нормалары белән ярашлы рәвештә генә аңлатылырга тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X