Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ГТОның 90 еллыгына багышланган республика иҗат конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Узган ял көннәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган Республика талантлар бәйгесенә йомгак ясалды.

Конкурс шартлары нигезендә, анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 7 нче сыйныф укучылары катнаша ала иде. Яшь чикләүләренә карамастан, 25 марттан 15 апрельгә кадәр рус һәм татар телләрендә дүрт йөзгә якын гариза җыелган. Конкурсантлар жюри хөкеменә ГТО ВФСК тематикасы буенча төрле техникада башкарылган рәсемнәр һәм рус яки татар телләрендә 8 юллык кыска шигырьләр тәкъдим иттеләр.

Җиңүче һәр тел төркемендә билгеләнде. Татар телендәге эшләр арасында Казанның 186 нчы күппрофильле лицее укучысының «Перспектива " дигән шигыре һәм рәсеме иң яхшысы дип табылды.

Жюри икенче урынны Теләче  мәктәбеннән Нарима Салмановага бирде, өченче урынны Яр Чаллы шәһәренең 33 нче  мәктәбе укучысы Инзил Гайниев яулады.

Рус телендәге эшләр арасында жюри беренчелекне  Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор урта мәктәбеннән Денис Пономаревка бирде.

Рус телле конкурсантлар арасында рәсем һәм шигырь өчен баллар буенча икенче урында-Казанның 153 нче мәктәбе укучысы Дарья Кислова, бу төркемдә  өченче баскычта  Буа районының Зур Фролово мәктәбеннән Эмиль Галашев.

Чыганак :http://gto116.ru/nazvanyi-pobediteli-respublikanskogo-tvorcheskogo-konkursa-posvyashhyonnogo-90-letiyu-kompleksa-gto/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев