Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Халык “синоптигы” аномаль кыш фаразлый

Матур, аяз көннәр шуның белән бетәрме? Көз ничек килер? Әбиләр чуагын кайчан көтәргә? Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев 1978 елдан бирле һава торышын күзәтеп, дәфтәренә теркәп бара. Элегрәк колхоз, совхоз рәисләре һава торышының нинди буласын аннан сораган. Әмир абый фаразлары буенча, быел көзне матур килә, дип әйтеп...

Матур, аяз көннәр шуның белән бетәрме? Көз ничек килер? Әбиләр чуагын кайчан көтәргә?

Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев 1978 елдан бирле һава торышын күзәтеп, дәфтәренә теркәп бара. Элегрәк колхоз, совхоз рәисләре һава торышының нинди буласын аннан сораган.

Әмир абый фаразлары буенча, быел көзне матур килә, дип әйтеп булмый. "Әбиләр чуагы" да ике-өчкә бүленәчәк икән. «Быел сентябрь башында ук пәрәвез очты. Ул айның урталарында гына күренергә тиеш иде. "Әбиләр чуагы" булмый калмый анысы, әмма матур көннәр санаулы гына булачак. "Әбиләр чуагы" 14 сентябрь - Симән көненнән алып, 14 октябрь - Покрауга кадәр булачак. 1984 елда ике атна тоташ матур көннәр килде», - ди Әмир абый.

Октябрь кояшы да саран булыр кебек. Быел һаваның уртача температурасы, башка елларга караганда, шактый түбән. Гадәттә, ул сентябрьдә +12, октябрьдә +4, ноябрьдә 0...-2 градус тирәсе була. Быел исә температураның дүрт-биш берәмлеккә төшүе ихтимал.

Әмир абый 1989 елның ноябрь аенда температураның плюс тамгасы белән саклануын да искә төшерде. Быел исә ноябрь-декабрьдә бер төрле һава температурасы торачак. «Декабрьдә суыклар кыска вакытлы булыр, - дип дәвам итә ул. - Ә менә Яңа елдан соң чын кышны күрәчәкбез. 1978-79 елларда һава температурасы урыны-урыны белән -50 градуска җитте. Быел да аномаль кыш килүе көтелә. Суыклар март аена да калырга мөмкин».

Язма Матбугат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев