Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Халыклар бердәмлеге һәм республика Конституциясе көне белән!

Чын йөрәктән сезне дәүләт бәйрәмнәре- Халыклар бердәмлеге һәм республика Конституциясе көне белән тәбриклим. Бу бәйрәмнәр дәүләтебезнең ныклы нигезен символлаштыра, җәмгыятебезне рухи һәм хокукый яктан берләштерә, республиканың күпмилләтле халкы өчен ышанычлык, тынычлык нигезе булып тора. Социаль яктан тоткан урын, милләт, яшь һәм белемебез нинди булуына карамастан, барыбыз да бер тамырдан, бер...

Чын йөрәктән сезне дәүләт бәйрәмнәре- Халыклар бердәмлеге һәм республика Конституциясе көне белән тәбриклим.
Бу бәйрәмнәр дәүләтебезнең ныклы нигезен символлаштыра, җәмгыятебезне рухи һәм хокукый яктан берләштерә, республиканың күпмилләтле халкы өчен ышанычлык, тынычлык нигезе булып тора.
Социаль яктан тоткан урын, милләт, яшь һәм белемебез нинди булуына карамастан, барыбыз да бер тамырдан, бер нигездән һәм безне илгә, туган якка булган мәхәббәт хисләре, эшебезгә , яшәгән урынга булган хөрмәт берләштерә.
Шәһәр һәм районыбыз гөрләп яшәсен, баларыбызның бәхетле, тыныч тормышы өчен күп көч куябыз. Лениногоркилылар тырыш, бердәм, ярдәмчел халык. Бер-беребезгә яхшы мөгамәләдә булу, хезмәттәшлек итү авырлыкларны җиңеп чыгарга, балалар һәм оныкларыбызның киләчәген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәчәк.
Хөрмәтле якташлар, сезгә сәламәтлек, иминлек. Тормышыгыз һәм эшегездә уңышлар телим.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: с днем народного единства день народного единства