Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәтләр Интернет аша башкарылырга тиеш

Халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру - Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге эшне уңышлы тормышка ашыру өчен республика үз алдына шактый зур максатлар куя: 2018 елда Татарстанда барлык төр хезмәтләрнең 70 процентка якыны интернет аша башкарылырга тиеш. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елда дәүләт хезмәтләре порталы...

Халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру - Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге эшне уңышлы тормышка ашыру өчен республика үз алдына шактый зур максатлар куя: 2018 елда Татарстанда барлык төр хезмәтләрнең 70 процентка якыны интернет аша башкарылырга тиеш.
Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елда дәүләт хезмәтләре порталы аша барлыгы 30 миллионнан артык хезмәт күрсәтеләчәк, дип фаразлый. Бу - узган ел белән чагыштырганда 16 процентка артыграк. Электрон түләүләрнең гомуми күләме исә 2,9 миллиард сумга җитәргә тиеш. 2013 ел белән чагыштырганда, бу 78 процентка күбрәк. Тагын бер мәгълүмат - бүгенге көндә порталда 1 миллионнан артык кеше "Шәхси кабинет"ларын булдырган.
10 декабрьдә "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. Билгеле булганча, әлеге конкурста "Иң актив мәктәп" номинациясе дә бар. Быел анда республика белем бирү учреждениеләренең 93 проценты катнашкан. Бәйгегә ел азагында нәтиҗә ясалырга тиеш.
http://intertat.ru/tt/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: IT чемпион