Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң яхшы комплекс – безнеке

Апрель аенда «Айның АЗСы» халыкара бәйгедә «Татнефть» ААҖнең бишенче номерлы күп ягулыклы автомобильләрне заправкалау комплексы җиңү яулады. Әлеге мәртәбәле бәйге 2003 елдан башлап Россиянең тармак басмаларында популяр булган «Современная АЗС» журналы тарафыннан Россия Федерациясендә, Казахстанда, Украинада һәм Беларусьта урнашкан ягулык салу станцияләре арасында үткәрелә. Анда катнашу өчен шулай ук башка...

Апрель аенда «Айның АЗСы» халыкара бәйгедә «Татнефть» ААҖнең бишенче номерлы күп ягулыклы автомобильләрне заправкалау комплексы җиңү яулады.

Әлеге мәртәбәле бәйге 2003 елдан башлап Россиянең тармак басмаларында популяр булган «Современная АЗС» журналы тарафыннан Россия Федерациясендә, Казахстанда, Украинада һәм Беларусьта урнашкан ягулык салу станцияләре арасында үткәрелә. Анда катнашу өчен шулай ук башка элеккеге союздаш республикалар һәм Көнчыгыш Европа илләре заявка бирә.
Бишенче номерлы комплекс М5 «Урал» Самара-Уфа-Чиләбе трассасының 1261 нче километрында урнашкан һәм «Татнефть-АЗС Үзәк» ЧҖҖнең Баулы филиалы тарафыннан эксплуатацияләнә. Объект 29 016 кв. м мәйданны били, станциядә ягулык Cilbarco компаниясенең (Германия) җиде ике яклы ике пистолетлы ТРК аша, газ ике постлы ГРК FAS-230 аша җибәрелә. Клиентлар өчен станциядә 25 урынга исәпләнгән, кайнар ризыкларның, кабымлыкларның, эчемлекләрнең, татар милли камыр ризыкларының киң ассортименты булган кафе, автошиннарны, шул исәптән тоташ металл корд- лыларны төзәтү һәм хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге, автомобиль шиннарының, мотор майларының, азык-төлекнең, автохимиянең, хуҗалык товарларының, автозапчастьләрнең киң ассортименты булган минимаркет, техник хезмәт күрсәтү станциясе, йөк һәм җиңел автомобильләр кую урыны эшли. Заправканың уңайлы җирдә урнашуы, яраклы бөяләр, ягулыкның югары сыйфаты, сервисның югары дәрәҗәсе һәм даими клиентларга ташламалар системасы сатып алучыларның саны артуга, ягулык һәм аңа төрдәш товарлар сатылуның үсүенә этәргеч бирә.
«Айның АЗСы» бәйгесендә җиңү «Ел АЗСы» бәйгесендә катнашырга хокук бирә. Апрель аенда «Айның АЗСы» халыкара бәйгедә «Татнефть» ААҖнең бишенче номерлы күп ягулыклы автомобильләрне заправкалау комплексы җиңү яулады.
Әлеге мәртәбәле бәйге 2003 елдан башлап Россиянең тармак басмаларында популяр булган «Современная АЗС» журналы тарафыннан Россия Федерациясендә, Казахстанда, Украинада һәм Беларусьта урнашкан ягулык салу станцияләре арасында үткәрелә. Анда катнашу өчен шулай ук башка элеккеге союздаш республикалар һәм Көнчыгыш Европа илләре заявка бирә.
Бишенче номерлы комплекс М5 «Урал» Самара-Уфа-Чиләбе трассасының 1261 нче километрында урнашкан һәм «Татнефть-АЗС Үзәк» ЧҖҖнең Баулы филиалы тарафыннан эксплуатацияләнә. Объект 29 016 кв. м мәйданны били, станциядә ягулык Cilbarco компаниясенең (Германия) җиде ике яклы ике пистолетлы ТРК аша, газ ике постлы ГРК FAS-230 аша җибәрелә. Клиентлар өчен станциядә 25 урынга исәпләнгән, кайнар ризыкларның, кабымлыкларның, эчемлекләрнең, татар милли камыр ризыкларының киң ассортименты булган кафе, автошиннарны, шул исәптән тоташ металл корд- лыларны төзәтү һәм хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге, автомобиль шиннарының, мотор майларының, азык-төлекнең, автохимиянең, хуҗалык товарларының, автозапчастьләрнең киң ассортименты булган минимаркет, техник хезмәт күрсәтү станциясе, йөк һәм җиңел автомобильләр кую урыны эшли. Заправканың уңайлы җирдә урнашуы, яраклы бөяләр, ягулыкның югары сыйфаты, сервисның югары дәрәҗәсе һәм даими клиентларга ташламалар системасы сатып алучыларның саны артуга, ягулык һәм аңа төрдәш товарлар сатылуның үсүенә этәргеч бирә.
«Айның АЗСы» бәйгесендә җиңү «Ел АЗСы» бәйгесендә катнашырга хокук бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть