Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң яхшы мәктәпләргә - миллионнар, Лениногорскига эләгерме

Грантны 21 гомумбелем бирү мәктәбе алачак Казанда Татарстан Республикасында "Уңышлы мәктәп" грантын оту өчен конкурсның икенче этабы тәмамланды. Беренче турдан 99 мәктәп узган иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Икенче турда грантка дәгъва итүчеләр "Уңыш, уңышлылык, уңышлы мәктәп - ул нәрсә?" дигән темага презентация һәм эссе тәкъдим...

Грантны 21 гомумбелем бирү мәктәбе алачак
Казанда Татарстан Республикасында "Уңышлы мәктәп" грантын оту өчен конкурсның икенче этабы тәмамланды. Беренче турдан 99 мәктәп узган иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Икенче турда грантка дәгъва итүчеләр "Уңыш, уңышлылык, уңышлы мәктәп - ул нәрсә?" дигән темага презентация һәм эссе тәкъдим иткән, шулай ук коллективның педагогик осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән проект яклаган.
Грант 21 мәктәпкә белем бирү эшчәнлеге һәм проектны яклау буенча гомуми күрсәткеч буенча тапшырылачак. 10 мәктәпкә проектны тормышка ашыру өчен 2шәр млн, ә 11енә 1 әр млн сум күләмендә грант бүлеп биреләчәк.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп миллион