Яңа уку елында заманча: 7нче һәм 10нчы мәктәпләрдә яңартылган кабинетлар ачылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа уку елында заманча: 7нче һәм 10нчы мәктәпләрдә яңартылган кабинетлар ачылды

Ямьле җәй айлары узып, сентябрь ае да килеп җитте. Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә 2026-2027нче уку елы башланды.

Беренче сентябрьдә 7 нче мәктәптә яңартылган биологик модельләштерү һәм микробиология кабинеты ачылды. Ул микробиология, күзәнәк технологияләре һәм агробиология белән шөгыльләнү өчен каралган. Кабинет махсус җайланмалар белән җиһазландырылган, алар үсемлекләрне үстерүнең тулы циклын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

"Бу безнең мәктәптә өченче яңа кабинет. Бездә инде махсуслаштырылган химия кабинеты эшли, ул 2024 елда ачылган иде һәм астрономия һәм космик физика кабинеты 2025 елдан эшли. Балалар анда бик теләп шөгыльләнәләр. Мондый шартларда белем алып, укучыларыбыз булачак һөнәрләрен үзләрендә сынап карый һәм тормышта үз урыннарын таба алалар. Болар барысы да балалар сыйфатлы белем алсын өчен эшләнә», - дип сөйләде мәктәп директоры Ольга Тышко.

7нче мәктәптәге яңа микробиология кабинеты “Татнефть” средстволарына ачылды. 

Шулай ук 1 сентябрьдә Лениногорскиның 10 нчы мәктәбендә аэрокосмик лаборатория эшли башлады, элеккеге технология кабинеты реконструкциядән соң шулай дип атала. «Охтин-Ойл»компаниясе ярдәмендә төзелгән яңартылган технология кабинетын ачуда кунаклар да катнашты. 

"Хәзер балаларның заманча пространствосы бар, анда классик станоклар яңа технологияләр белән янәшә тора. «Охтин-Ойл» компаниясенә һәм шәхсән Рөстәм Наилевичка бүләге өчен  һәм мәгариф үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт. Мондый партнерлар безнең мәктәпләрне чын-чынлап заманча итә!"- ди район башлыгы Марат Гирфанов. 

Проектны гамәлгә ашыру барышында «Охтин Ойл» компаниясе хезмәт-технология кабинетын комплекслы капиталь төзекләндерде һәм яңадан җиһазландырды. Техник җиһазлауга аерым игътибар бирелгән: кабинет практик дәресләр үткәрү һәм укучыларда һөнәри күнекмәләр формалаштыру өчен кирәкле яңа җиһазлар белән тулыландырылган. Барлык җиһазлар заманча белем бирү стандартларына һәм хезмәтне саклау нормаларына туры килә.

 

 


Нет комментариев