Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Идел буе федераль округыннан 50 спортчы Пекинга Олимпия уеннарына юл алды

Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командасы составына 8 спортчы керде.


Пекиндагы 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннарында 5 спорт төре (чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, сноуборд, чаңгыда трамплиннан сикерү, хоккей) буенча узачак.

Россия Федерациясе делегациясе составында Идел буе федераль округыннан ил данын 50 спортчы яклаячак (аларның 9ы резервта) - Россия җыелма командасы саныннан дүрттән бере диярлек.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренә караганда, «Быел округтан Пекиндагы уеннарда Токиода узган уеннардагы кебек,  якынча шул санда спортчы катнашачак. Спортчыларны әзерләү, һөнәри һәм һәвәскәрләр спортын үстерү, сәламәт, көчле яшь буынны тәрбияләү - төбәкләрдә тормышка ашырыла торган эш юнәлешләренең берсе".

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2019-2024 еллар чорында чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән федераль бюджет чаралары күләме 15,7 млрд.сум тәшкил итә. . Шуларның 10,5 млрд. сумы 28 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 11 ябык шугалак, 5 манеж, 1 хоккей буенча төбәк үзәге төзүгә юнәлдереләчәк. Хәзерге вакытта 12 объект файдалануга тапшырылган.

Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, «2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында Идел буе федераль округы территориясендә 32 объект төзелгән. Алар арасында 7 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 15 яссылык корылмасы, 1 ябык шугалак, 6 йөзү бассейны, 3 төбәк үзәге бар.

Шулай ук программа кысаларында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре  футбол кырлары өчен 24 комплект ясалма капламалар һәм регионда спорт мәктәпләре өчен 79 комплект спорт-технологик җиһазлар кайтартылган. Әлеге максатларда җәлеп ителгән федераль бюджет акчалары күләме 2 млрд.сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев