Илфак Шиһаповның әсәрләре КИТАП булып басылып чыгачак
Илфак Шиһаповның сайланма әсәрләре китап булып басылып чыгачак. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, китапны төзүче - "Шәһри Казан" газетасының экс-мөхәррире, бүген "Ватаным Татарстан"ны җитәкләүче Гөлнара Сабирова. "Кеше эзлим" дип аталучы китап Татарстан китап нәшриятында бастырылачак.
Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рамилә Нуриева һәм китап төзүчесе Гөлнара Сабирова Илфак Шиһаповның кулъязмаларын эшкәртеп, зур күләмле эш башкара.
Җыентыкта танылган публицист, сатирик, продюсер, шагыйрь, композитор, тарихчы Илфак Шиһаповның вакытлы матбугатта («Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталары) төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак.
Тулырак:https://matbugat.ru/news/?id=25701
Ринат Хәсәншин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев