Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илфак Шиһаповның язмаларыннан тупланган китап дөнья күрде - "Ватаным Татарстан"

Илфак Шиһаповның язмаларынан тупланган “Кеше эзлим” китабы дөнья күрде. Әлеге китаптан өзекләрне “ВТ” укучысы иң беренчеләрдән булып укыды.

 

Басма “Тормыш кыйпылчыклары”, “Татарларым”, “Һәр көннең дәвамы бар…”, “Юморескалар”, “Сәхнә әсәрләре” дип аталган бүлекләрдән тора. Анда Илфак Шиһаповның фәлсәфи язмалары, шигырьләре, җырлары, сәхнә әсәрләре урын алган. Аяк астында яткан һәм без күрергә иренгән, бәлки күрергә теләмәгән проблемалар күтәрелгән.

Әлеге басмага кереш сүз язган Марат Кәбиров сүзен ниһаять, дип башлаган.  “Ниһаять, Илфак Шиһаповның саллы гына китабы дөнья күрә. Ниһаять, дим, чөнки Илфак үзе исән вакытта китап чыгарырга бик атлыгып тормады, мөмкинлеге булганда да моны гел чикерә килде. Югыйсә, иҗаты да мулдан, таланты да зурдан иде”, – дигән ул.

Китапның төзүчесе – “ВТ” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова. “Кеше эзлим” Татарстан китап нәшрияты кибетләренә якын арада сатуга чыга.

Чыганак һәм фото: "Ватаным Татарстан"

https://vatantat.ru/2019/09/ilfak-shi%d2%bbapovny%d2%a3-yazmalarynan-tuplangan-kitap-d%d3%a9nya-k%d2%afrde/?fbclid=IwAR3_BECakr-4tCE331DOsansnY2Xe_r0mUyei1c3kB2ymrZwZQIybkuTJ8o

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев