Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиләкле җәйге торт

Кирәк булалар: - йомырка - 3 данә; - шикәр - 200 грамм; - лимон цедрасы - 1 данә; - зәйтүн мае - 3 аш калагы; - разрыхлитель ; - он - 500 грамм; - сөт - 200 грамм. Крем өчен: - майлы каймак - 350 миллилитр; - сахарная пудра -...

Кирәк булалар:

- йомырка - 3 данә;

- шикәр - 200 грамм;

- лимон цедрасы - 1 данә;

- зәйтүн мае - 3 аш калагы;

- разрыхлитель ;

- он - 500 грамм;

- сөт - 200 грамм.

Крем өчен:

- майлы каймак - 350 миллилитр;

- сахарная пудра - 3 аш калагы;

- кура җиләге - 100 грамм;

- җир җиләге (бизәү өчен) - 300 грамм.

Духовканы 180 градуска кадәр кыздырабыз. Сөт, йомырка һәм майны бутыйбыз, шикәр өстибез. Онны көпшәкләгеч белән әкренләп салабыз. Цедра өстибез. Сыек ботка формасында камыр барлыкка килә. Майлап куелган һәм пешерү өчен кәгазь җәелгән табага куябыз һәм 35 минут пешерәбез.

Крем ясыйбыз. Каймакны куерганчы болгатабыз, әкренләп сахарн. пудра өстибез. Кура җиләген чәнечке белән йомшартабыз һәм әкренләп каймак белән бутыйбыз. Җир җиләген нечкә итеп турыйбыз, берничә тулысын бизәү өчен калдырабыз.

Коржны табадан алабыз һәм суытабыз. Буе буенча кисәбез, беренче яртысына крем сылыйбыз, җир җиләге куябыз һәм икенче яртысы белән каплыйбыз. Калган кремны салабыз һәм бөтен тортны сылыйбыз. Җир җиләге белән бизибез.

Барлыгы 45 минут вакыт кирәк.

http://www.sarman-rt.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев