Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Индиваның тормышында нинди үзгәрешләр булган?

Эстраданың үзенчәлекле тавышлы популяр җырчысы Индива башка артистлардан серле булуы белән аерылып тора, чөнки җырчы бер журналистка да үзенең шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый. Ә менә Intertat.ru хәбәрчесе белән күптән түгел генә тормышында булган күңелле вакыйгалары турында уртаклашты. - Индива, җырчы Әлфинә Әзһәмованың бер клибында - син аның кызы,...

Эстраданың үзенчәлекле тавышлы популяр җырчысы Индива башка артистлардан серле булуы белән аерылып тора, чөнки җырчы бер журналистка да үзенең шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый. Ә менә Intertat.ru хәбәрчесе белән күптән түгел генә тормышында булган күңелле вакыйгалары турында уртаклашты.
- Индива, җырчы Әлфинә Әзһәмованың бер клибында - син аның кызы, икенчесендә килене ролендә. Әлфинә ханымның улы Ильмирга кияүгә чыгуың турында имеш-мимешләр йөри. Әмма Ильмирның кулында балдагы юк. Тамашачыларның башы бу билгесезлектән тәмам чуалды кебек. Әлфинә ханымның улы Ильмир белән нинди мөнәсәбәтләрдә сез?
- Соңгы вакытта тормышымда зур үзгәрешләр булды. Ләкин бу хакта сөйләргә теләмим. Әлбәттә, вакыты җиткәч, иҗатымны яратучыларга барлык серләремне дә ачачакмын, әмма хәзергә түгел. Минем теләгем - тормышымны сөйләү түгел, ә иҗатымны, җырларымны халыкка җиткерү.
- Шулай да Ильмир белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлисез, дип беләм.
- Без Ильмир белән күптәннән таныш һәм тәүлекнең күп өлешен бергә үткәрәбез, чөнки җырларымны бергә иҗат итәбез, аларга икәү бергә аранжировка ясыйбыз. Ильмир белән ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз, бергә эшләве дә җиңел. Күптән түгел Әлфинә апа белән дуэт яздырдык. Хәзерге вакытта шушы һәм аннан кала тагын ике җырга клип төшерәбез. Клипларның сценарийларын үзем язам. Сәхнәдәге биюләрне дә мин куям. 6 яшьтән үк бию белән шөгыльләнәм. Бик күп яңа җырлар иҗат ителә, күбесе мәхәббәт, яшьлек турында. Җыр сүзләрен рус телендә үзем язам. Аларны профессиональ шагыйрьләр татар теленә тәрҗемә итеп бирә. Һәр шигыремдә минем күңел халәтем, хис-кичерешләрем, әйтәсе килгән сүзләрем ята.
- Индива, "Җепләре сүтелә" җырыңның клибын Шри-Ланкада төшергәннән соң, сине бөтенләйгә чит илгә күченеп китә, дип сөйләделәр. Чыннан да, китү теләге булдымы?
- Минем анда дусларым яши һәм клип нәкъ менә аларның тәкъдиме белән Шри-Ланкада төшерелде. Клип чыкканнан соң бөтенләйгә күченергә, һинд телендә җырларга тәкъдим иттеләр. Һинд кешеләре генә түгел, гарәпләр дә үзләренә чакыра башлады. Дубайдан килешү нигезендә эшләргә чакыру кабул иттем. Ләкин мин туган ягымда калырга булдым, бүгенге көндә "Барс Медиа" оешмасы белән килешү нигезендә эшлим.
- Казанда үз көчең белән фатир алдың. Ә күптән түгел яңа машина да алгансың икән. Бу ничәнче машинаң? Руль артында йөрү тәҗрибәң ничә ел?
- Ак төстәге Kia Sportage машинасы алдым. Бу - икенче машинам. Рульдә йөрү тәҗрибәм 4 ел. Фатирны бераз үзгәртергә уйлыйм. Ике бүлмәледән өч бүлмәле итеп ясыйсы килә.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Индива певица Индива

2
X