Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга 75 һәм 50шәр мең сум акча бирелә

Быел Ватан сугышы ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 шәр һәм 50 шәр мең сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.


 

 

Эдуард Вафин Россия Президентының бу хакта Санкт-Петербургта узган ветераннар белән очрашуда әйткәнен искәртте.  Владимир Путинның ветераннарга бер тапкыр бирелә торган әлеге сумма турындагы Указы 7 февраль көнне имзаланган.

Татарстан Республикасында  бу акчаны 33 209 кеше алачак. Шулардан 8801 кешегә 75 мең, ә 24408 енә 50 мең сум акча түләнәчәк.

“Указ нигезендә  75 мең сум күләмендәге акча сугыш инвалидларына, сугышта катнашкан кешеләргә, Блокадалы Ленинград халкына, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына биреләчәк. 50 мең сум күләмендәге акча тыл хезмәтчәннәренә, балигъ булган концлагерь тоткыннарына түләнәчәк.  Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум акча үз урынында килачак” , - дип белдерде  Эдуард Вафин.

 

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев