Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ИННны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеген бирә торган закон имзаланды

Закон үз көченә 1 декабрьдән керәчәк.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә салым түләүченең идентифакция номерын (ИНН) Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

Закон гамәлгә кергәннән соң Россия гражданнары физик затның электрон имзасыннан файдаланып Дәүләт хезмәтләре порталында ИНН алу турында гариза тапшыру мөмкинлегенә ия булачак. Салым органы исә электрон документ рәвешендә исәпкә кую турында таныклык җибәрә алачак.

Документ РФ Салым кодексына төзәтмәләр кертә, аның инициаторы – Россия Хөкүмәте. Закон 2022 елның 1 декабреннән үз көченә керәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев