Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер гаиләләре бердәм, дус һәм музыкаль гаилә икәнлекләрен исбатлады (фотолар)

Минем гаиләм-минем горурлыгым!" Бу җөмләдә күпме мәгънә бар!


Иске Шөгер мәдәният йортында әнә шундый исем белән чара узды. Бу хакта Иске Шөгер клубы хәбәр итә.

"Гәрәевлар, Бабаевлар һәм Батыровлар гаиләсе чарада аларның никадәр бердәм, тату булуларын исбатладылар! Һәр гаилә конкурска әзерлек эшләренә бик җаваплы карады. Алар дулкынландылар, борчылдылар һәм аларның тырышлыгы белән һәр гаилә номинацияләр белән бүләкләнде.


Менә тавыш бирү нәтиҗәләре дә:
- Батыровлар гаиләсе: "Иң бердәм гаилә! "
- Гараевлар гаиләсе "Иң тату гаилә! "
- Бабаевлар гаиләсе "Иң музыкаль гаилә!"

Авыл җирлеге башлыгы Шиһапова Лилия Мөгътәсим кызы һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чараны оештыруда ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!
Һәм ахырда сезгә, кадерле авылдашларыбыз, безнең мәдәният йорты тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!" дип яза авыл мәдәният йорты.

Фотолар: https://vk.com/id564256232

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев