Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Исләр маркетингы – көчле нәрсә

Урамнан барганда кинәт башны әйләндергеч тәмле камыр ризыклары исе сизгәнегез бармы?

Ә якында гына – икмәк һәм башка камыр ашлары пешереп сату кибете. Аяклар үзләреннән-үзләре шунда тарта. Исе тәмле, димәк, яңа пешкән, сыйфатлы, дип уйлыйбыз без. Тәмле ашарга кем яратмас! Тик барыбыз да ул тәмле исләрнең ясалма икәнен белә микән? Соңгы арада халыкның кесәсен бушату өчен уйлап табылган исләр маркетингы алымының уңышы бу.

Бүген күп компанияләр үзләренең товарын уңышлы сатар өчен төрле тәмле исләр уйлап таба. Һәм азык-төлек пешерү-сату оешмалары гына түгел. Тәмле искә алданып кибеткә керергә мәҗбүр булган сатып алучыларның кирәгеннән 20 процентка артыграк акча туздыруы исбат ителгән.
Уңышның сере – гади исләр куллану, ди белгечләр. Мәсәлән, ясалма тиредән чын тире исе чыгару. Яисә ясалма чыршыдан чын чыршының хуш исе таралу.
Кәнфит сату кибетләрендә кәнфит җитештермиләр, билгеле. Ә аннан кондитер фабркасындагыдай татлы тәмле исләр килә. Татлы яратучылар анда ничек кермәсен! Менә шулай. Әгәр кесәгездә акча чамалы чак икән, тәмле исләргә үзегезне җиңәргә рөхсәт итмәгез, дуслар!

kiziltan.ru/


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев