Заман сулышы

“IT-Чемпион-2014”бәйгесендә мәктәпләр дә катнаша ала

Республикада Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган "IT-Чемпион-2014" республика бәйгесе старт алды. 2014 елда бәйгедә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр үзләре дә катнашачак. Укучылар өчен бәйге ике этапта узачак. "Шәхси кабинет"ларга 15 мартка кадәр кереп булачак. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр ноутбук белән бүләкләнәчәк, ә "Иң...

Республикада Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган "IT-Чемпион-2014" республика бәйгесе старт алды.
2014 елда бәйгедә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр үзләре дә катнашачак. Укучылар өчен бәйге ике этапта узачак. "Шәхси кабинет"ларга 15 мартка кадәр кереп булачак.
"Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр ноутбук белән бүләкләнәчәк, ә "Иң актив мәктәп"ләр интерактив җиһазлар комплекты һәм кәрәзле сыйныфлар белән тәэмин ителәчәк.
2014 елда бүләкләр фонды 306 ноутбук, 51 интерактив җиһазлар комплекты, 3 кәрәзле сыйныф һәм 2 меңнән артык истәлекле бүләктән гыйбарәт.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: