Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Камал театры легендар спектакльләрен бушлай карау мөмкинлеген ачты

Камал театры үз архивындагы легендар спектакльләрне карау мөмкинлеген тудырды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

«2020 елның 19 мартыннан, Камал театры тамашачыларга ишекләрен ябу сәбәпле, без спектакльләрне онлайн күрсәтергә булдык. Бүгеннән башлап, иң яхшы татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Видео-коллекция тулыланып торачак», — дип яза театр.

Хәзерге вакытта театрның ютуб-каналыннан «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976 ел), «Ахырзаман» (1987 ел), «Кара чикмән» (2002 ел), «Үлеп яратты (2011 ел), «Йөзек кашы» (2011 ел), «Мулла» (2012 ел), «Галиябану» (2015 ел) спектакльләрен карарга була.

1 апрельдән 114нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең онлайн-трансляциясенә билетлар сатыла башлаячак. Туры эфирда күрергә теләгән спектакль өчен театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru онлайн-тавыш бирү бара.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев