Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Карабодай һәркемгә җитәрлек күләмдә хәстәрләнгән

Татарстанда 10 ай эчендә 5,7 мең тонна карабодай ярмасы эшкәртеп чыгарганнар.

Әгәр карабодайга сорау бүгенге көндәге кебек булса, ул ел буена җитәрлек итеп хәстәрләнгән. “ Бездә халыкны карабодай ярмасы белән тәэмин итүдә кытлык юк, аны җитештерүчеләр белән даими элемтәдә эшлибез, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, - аларны ярдәмнән калдырмыйбыз. Республикада карабодай эшкәртүче ике зур предприятие эшли, берсе – Бөгелмәдә,  икенчесе – Хузангайдагы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, алар тәүлегенә 1,5 тонна карабодай ярмасы ясыйлар, бер айда ул 40 тоннага якын була.”

   Агымдагы елда Россиядә карабодай уңышы 893 мең тоннага җиткән, алдагы еллар белән чагыштырганда 13, 6% ка арткан, бу ярмага бәяне үстермәскә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев