Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Карлыган яфрагын кайчан җыеп куярга!

Карлыганның җимеше дә, яфраклары да файдалы.

Кыш көннәрендә карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй тәмле, хуш исле булуы белән генә түгел, организмда витаминнар запасын тулыландыруы белән дә бик файдалы булачак.

Яфракларны май аенда куаклар чәчәк аткан чорда җыеп калырга кирәк. Белгечләр ассызыклавынча, нәкъ шушы вакытта ул С витаминына, микроэлементларга бай була.

Яфракларны кышкылыкка киптерергә дә, туңдырырга да була. Беренчесе артык мәшәкать тудырмый. Салкынча, күләгә урында киптереп, пыяла савытка яисә тартмага салып куясың һәм витаминлы яфрак кышкылыкка әзер дигән сүз. Туңдырылган яфраклар исә хуш исне кышын да саклавы белән отышлы. Тик аларны туңдырыр алдыннан сөлгегә салып, яхшылап корытырга кирәк. Дымлы яфраклар файдалы сыйфатын да, төсен дә тиз югалта. Аларны пакетларга салып, һавасын чыгарып, рулет рәвешендә төрегез һәм туңдыргычка куегыз.
    Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан, зәңгеләдән, ябыктыра торган авырулардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар. Баллы суты яисә җимешләреннән ясалган сиробы коры ютәлдән, тамак авыруларыннан ярдәм итә.
 

С витамины чыганагы буларак, шикәр белән төелгән карлыган аеруча файдалы. Кипкән җиләкләре генә аңардан бераз калыша. Карлыганда С витаминын тарката торган ферментлар юк диярлек, шуңа күрә ул туңдырылган җиләкләрдә дә яхшы саклана.

Чыганак: Кызыл таң

 http://sarman-rt.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев