Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кайбер төбәкләрдә мәктәпләр өлешчә дистанцион укуга күчә

Читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә. П

Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләре югары булу сәбәпле, Уфа мәктәпләре укучылары укуның дистанцион режимына күчә.

«Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә», — дип яза «Башинформ».

Әлеге карар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкорстан Республикасы идарәсе рекомендацияләре белән коронавирус инфекциясен таратмау буенча шәһәр оператив штабы тарафыннан кабул ителгән.

Дистанцион укуга Уфаның 51 гомуми белем бирү оешмасы күчәчәк. Аларда кискен респиратор вируслы инфекция һәм COVID-19 билгеләре белән авыручыларның югары күрсәткече теркәлгән.

Оператив штаб әгъзалары әйтүенчә, ике атна эчендә эпидемиологик вазгыять күзәтеләчәк. Ул тотрыклыланган очракта, укучылар гадәти уку режимына кайтачаклар. 

27 сентябрьдән Саратов мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, дистанцион укуга күчерелә. Бу хакта Саратов мэриясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Чикләүләр 11 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев