Казан аэропортының яңа терминалы эшли башлады, дөрес, әлегә тест режимында.
Бүген, 15 октябрьдә, аннан Грозныйга «ЮВТ Аэро» RT 529 рейсы юлга чыгачак. Бу хакта онлайн-табло мәгълүматлары сөйли.
Bombardier CRJ200 самолеты Мәскәү буенча 12:05 тә очачак һәм Чечня башкаласына 14:45 тә төшәчәк. Хәзер үк яңа терминалда теркәлү бара.
Шунысы кызык, яңа терминалга килү өчен бүген бер генә рейс та планлаштырылмаган. Һәм иртәгә, 16 октябрьдә, расписаниедә шулай ук буш — очышлар юк.
Терминалның техник ачылышы бүген планлаштырылган. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов килер дип көтелә.
- Исегезгә төшерәбез, яңа пассажирлар терминалы башкала аэропортының үткәрү сәләтен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк (елына 6 миллионга кадәр пассажир, төзелешкә 20 миллиард сумга якын акча керткәннәр).
Вечерняя казань
Нет комментариев