Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район-шәһәрләрдә Яңа ел корпоративларын тыймаска кушты Татарстан Президенты

Район-шәһәрләрдә Яңа ел корпоративларын үткәрергә була.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында куркынычсызлык чараларын үтәп, бәйрәм чараларын уздыруга хәер-фатихасын бирде.

«Иҗтимагый, мәдәни чараларны куркынычсызлык чараларын үтәп уздырабыз, тик бу зур дисциплина таләп итә. Хәзер корпоративлар, төрле чаралар күп булачак. Халыкны чикләргә кирәкми. Яңа елны барлык куркынычсызлык чараларын исәпкә алып каршы алу өчен шартлар тудырырга була. Халык барыбер Яңа елны көтә», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәш чаралары муниципалитетлар өчен актуаль булып калырга тиешлеген ассызыклады. «Контроль чаралар комплексын, санитар таләпләр үтәлешен тәэмин итү буенча рейдларны дәвам иттерергә, медицина хезмәткәрләренә, сәламәтлек саклау оешмаларына ярдәм итү, халыкны вакцинацияләү эшләренә игътибар юнәлтергә кирәк», — диде.

Татарстан Президенты республиканың коронавирус белән бәйле вазгыятьтә тотрыклы төбәкләрнең берсе булуын искәртте.

«Үзебез дә сакланырга, янәшәдәгеләрне дә сакларга тиешбез. Нидер килеп чыкса да, бу тәртип булмаганлыктан. Роспотребнадзор кабул иткән катгый таләпләр бар. Безне бернинди карантин да, чикләүләр дә коткарып калмаячак, бары тик таләпләрне үтәргә. Үзебезнең муниципаль хакимияткә өмет баглыйбыз», — диде Миңнеханов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев