Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламовка таш сын урнаштырылган
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламовка таш сын урнаштырылган

Казан танк училищесы территориясендә Россия Герое Дамир Исламовка таш сын барлыкка килде.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Танкистлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов хәбәр итте.

«Бюстны ачу 10 сентябрьдә беренче курс студентлары ант биргән көнгә планлаштырыла», – дип ачыклык кертте Гыймалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, өлкән лейтенант Дамир Исламовка Россия Герое исеме быел март аенда бирелде.

 https://tatar-inform.tatar

Фото: © «Танкистлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте
 

 


Нет комментариев