Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда сигез чит ил кешесен үз фатирында теркәгән хатын-кызга штраф салганнар

Хатын-кызны «Чил ил гражданинын Россия Федерациясендә тору урыны буенча фиктив рәвештә исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

Казанда сигез чит ил кешесен үз фатирында теркәгән хатын-кызга штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, 2020 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз үз фатирында 8 чит ил гражданинын теркәгән. Шул ук вакытта, чынлыкта алар анда яшәмәгән.

Хатын-кызны «Чил ил гражданинын Россия Федерациясендә тору урыны буенча фиктив рәвештә исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 100 мең сум күләмендә штрафка тартканнар. 

 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев