Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәледә суга батучыны коткардылар (ФОТОЛАР)

Керкәле буасы янында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм профилактикалау комиссиясенең күчмә утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, Лениногорскиның җиденче эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре катнашты. Ишетеп белүебезчә, быел республика сулыкларында фаҗигаләр күп теркәлде. Коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда 34...

Керкәле буасы янында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм профилактикалау комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, Лениногорскиның җиденче эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре катнашты.
Ишетеп белүебезчә, быел республика сулыкларында фаҗигаләр күп теркәлде. Коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда 34 кеше һәлак булган, 21 кешене коткарганнар.
Районда әлегә бу яктан хәл тыныч, Аллага шөкер. Әлегә бер батып үлү очрагы гына теркәлгән. Иске Писмән буасында 1963 елгы ир-ат гәүдәсе алынган.
Шәһәрдә һәм районда рәсми рәвештә коену урыны һәм пляж юк, ди МЧС хезмәткәрләре. Шунлыктан су коенудан тыелып торырга киңәш итәләр.
Коткару отряды хезмәткәрләре суга батучыга беренче ярдәм күрсәтүнең тәртибе белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга батучы