Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында безнең команда - өченче урында

Татарстанда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 уку елы сезонының региональ финалы тәмамланды.

Региональ финалда безнең Лениногорск данын 12нче лицей кызлары яклады. Ярышлар Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.  Чемпионат элеккеге форматта – гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында үткәрелде.

Мәйданга беренче булып өченче урын өчен  Лениногорскиның 12 нче лицее һәм Зәйнең 6 нчы  мәктәбе кызлары чыкты. Уен бик киеренке булды. Лениногорск кызлары алга ыргылып, Зәй командасына өмет калдырмады. Очрашу 29: 21 исәбе белән тәмамланды.

Шулай итеп, кызлар арасында өченче урында - 12нче лицей. Икенчедә - Түбән Кама, 22нче гимназия,  беренчедә - Казанның Идел буе районы 83нче лицее.

Кызларны котлыйбыз!

фото: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2061007.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев