Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Халыкара олимпиадада җиңүче укучыларга 1 млн сум бирә башлыйлар

Быелдан башлап Халыкара олимпиадаларда җиңгән укучылар 1 миллион сум күләмендә премия алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Талант һәм уңыш» Мәгариф фондының Попечительлек советы утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

 

«Агымдагы елда гомуми белем фәннәре буенча халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда медаль яулаган укучылар, шулай ук бу командаларның тренерлары Президент премиясен алачак. Беренче урынны алучыларга 1 млн сум, икенче урынга 500 мең сум, өченче урынга 400 мең сум биреләчәк», — диде Владимир Путин. Россия Президенты премиясен тренерлар да алачак.

6 августта Владимир Путин рәислегендә «Талант һәм уңыш» Мәгариф фондының Попечительлек советы утырышы узды. Анда катнашучылар «Сириус» балалар үзәген алга таба үстерү мәсьәләләрен карадылар.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191176/

http://arskmedia.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев