Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләре штраф түләячәк

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, планлы һәм планнан тыш контроль чаралары үткәреләчәк.

Аерым категория гражданнарга коронавирустан мәҗбүри прививка гамәлгә кертелде. Күмәк коллективта вакцинация 80 процент булуы шарт. Әгәр хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләренә штраф түләргә туры киләчәк.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, планлы һәм планнан тыш контроль чаралары үткәреләчәк.

Россия Федерациясе Хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсенең икенче өлеше буенча, шәхси эшмәкәрләргә штраф 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Юридик затларга штраф 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

90 тәүлеккә кадәр оешма эшен туктатып торырга да мөмкиннәр.

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелергә тиеш. 7 декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә», — дип аңлаттылар. Роспотребнадзор идарәсе карар үтәлешен контрольдә тотачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев