Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәмидуллиннар гаиләсе "Алтын туй"ларын билгеләп үтте

26 октябрьдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә Хәмидуллин Әклим Даут улы белән Зәйтүнә Әхтәм кызының «Алтын» туйлары билгеләп үтелде.

Моннан нәкъ менә 50 ел элек, ерак 1969 елның 25 октябрендә Хәмидуллиннар гаиләсе үз никахларын  Лениногорск районы Тимәш авыл Советында теркәгән.  Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буынга - оныкларына тапшыралар.

Бу истәлекле көндә Әклим Даут улы һәм Зәйтүнә Әхтәм кызы  Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына имзаларын куйдылар. ЗАГС бүлеге белгече Семенова Анастасия  Хәмидуллиннар гаиләсенә Юбилей таныклыгы тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тормышларында бары якты мизгелләр генә теләде.

Фото: ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев